русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

10.03.2011

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнар Диния Нәзәрәтенең Президиум утырышы узды

10.03.2011 Бүген Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнар Диния Нәзәрәтенең Президиум утырышы узды. Президиумда 14 әгъзаның 12се катнашты. Көн тәртибендә ТҖ МДН Дүртенче Пленумга әзерләнү һәм аны үткәрү турындагы мәсьәлә бунча фикерләр алышу булды. Утырышта Фәйзов Илдус хәзрәт, Фазлыев Җәлил хәзрәт, Зарипов Сөләйман хәзрәт, Мөхәммәтшин Рәфыйк хәзрәт чыгыш ясадылар. Утырыш ахырында түбәндәге карар кабул ителде:

“10.03.2011. Казан шәһәре. Татарстан мөселманнарының 5нче чираттан тыш Корылтаен үткәрергә кирәк булу сәбәпле һәм ТҖ МДН Уставының 4.5, 5.5 пунктларына таянып, Президиум карар чыгарды:

1. Дүртенче Пленумны 13 мартта Казан шәһәрендә ТҖ МДН бинасында (Лобачевский ур., 6) үткәрергә.

2. ТҖ МДН аппаратына (Протокол бүлеге башлыгы И.А. Насыйбуллин җаваплы) 10 мартның 14.00 алып, 12 мартның 18.00 кадәр Татарстан Җөмһүрияте мөфтие урынына кандидатлардан шәхси гаризалар җыю эшен тапшырырга. ТҖ МДН Уставының 7.6 пункты буенча “Мөфти урынына кандидатның дини һәм дөньяви белеме, дини өлкәдә 5 елдан ким булмаган җитәкчелек стажы булырга тиеш, ул хөкемгә тартылмаган, гадел һәм намуслы, бернинди сәяси һәм дини партияләрдә тормаган, яман элемтәләре булмаган һәм гаеп итәрлек эшләрдә катнашмаган булырга тиеш”.

3. ТР мөфтие урынына кандидатның гариза формасын расларга.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.