русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мәскәү мөселманнары вәкилләре Татарстанда.

22.02.2003

Казанга дүрт көнлек программа белән Мәскәү яшьләре (аларның күбесе мөселманнар) килде. Күбесенчә дөньяви һәм ислам югары уку йортларыннан студентлар, аспирантлар (җтәкчесе – Фоат Маннапов). Аларның максаты – тарихи туган як – Татарстан, күренекле урыннар, мәчетләр (шулай ук Казанның төп мәчете – “Әл-Мәрҗәни”), музейлар, театрлар белән танышу һәм, шулай ук, мөселман рухын сизү. Яшьләр берникадәр вакытка татар авылы “һавасына” күмелергә һәм гадәти дини ашамлыкларны татып карарга Балтач районының бер авылына барырга җыеналар.

 Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкарма комитеты вәкиле – Алсу Сиразиева делегация җитәкчесе – Фоат Маннапов белән РИУда

 Делегациянең инициатив группасы

Шулай ук программаның төп максатларының берсе булып Рәсәй Ислам Университетына бару, анда студентларның уку программасы, укытучылар, студентларның үзләре белән танышу тора.

Моннан тыш, кунакларның берсе (WWW.ISLAM.RU сайты вәкиле) “E-ISLAM.RU” проекты хезмәткәрләре офисын карарга теләк белдерде, бу теләк башкаларда да кызыксыну уятты.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу программаны оештыручыларның берсе булып Бөтендөнья Татар Конгрессының башкарма комитеты тора.

 РИУның китапханәсендә

 “E-ISLAM.RU” проекты офисында


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.