русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

19.02.2003

Хаҗилар әйләнеп кайттылар.

Бүген көндез “Казан” халыкара аэропортына хаҗиларны алып кайтучы Джидда-Ташкент-Казан рейсы килеп төште.

  “Идел–Хаҗ” бүлеге хезмәткәрләре

Казан каласының Имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин 

Аларны аэропортта ТҖ дини эшләр Шурасы рәисе Набиев Р.А., “Идел-Хаҗ” бүлеге хезмәткәрләре, “НАСКО ТАТАРСТАН” иминлек ширкәте генераль директоры Гатауллин Р.Р., Казан каласының Имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, ТҖ “баш казые” Габделхак хәзрәт Саматый һәм башкалар каршы алды.

Шатлыклы елмаюлар... 

 Яшерелмәгән күз яшьләре...

Таможня тикшерүен үткәннән соң хаҗилар туганнары һәм дуслары кочагына эләктеләр. Монда яшерелмәгән күз яшьләре дә, шатлыклы елмаюлар да бар иде, һәм кешеләрнең азсүзлелекләреннән сизелеп тора иде: аларның шушы Аллаһ йортында тирән хисләр кичерүләрен сүз белән аңлату һич тә мөмкин түгел, бәлки кирәк тә түгелдер.

Моңа исә чынлыкта бәя бирүдә әле бераз вакыт үтәр... 

 Иң өлкән хаҗи

 ТҖ мөфтиенең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары Аяз хәзрәт Мингали

Хаҗилар бер нәрсәдә бердәм: хаҗга баруның җитәкчеләре - ТҖ мөфтиенең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары Аяз хәзрәт Мингали һәм Сөләйман хәзрәт Зарипов Сәгуд Гәрабстанында кешелеклек сыйфатларын күрсәттеләр – алар берьюлы әти дә, әни дә, ә бәлки, тагын да олырак сыйфатларга ия булганнардыр. Шуның өчен хаҗга баручылар аларга әйтеп бетергесез рәхмәтле.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.