русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Бүген Татарстанның бөтен мәчетләрендә дә Корбан бәйрәм уздырыла.

11.02.2003

Бүген, иртәнге сәгать алтыдан башлап, ТҖ бөтен мәчетләрендә дә, шулай ук Казан шәһәренең 39 мәчәтендә, мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннең берсе — Корбан бәйрәме үтә. Бәйрәм йолаларын хаҗга барган кешеләр генә түгел, ә бөтен мөселманнар да үтәргә тиеш.

 иртәнге сәгъ. 6-да "Әл–Мәрҗани" мәчетенә мөселманнар җыела

 мәчеттә дога уку

Корбан бәйрәмгә мөселманнар алдан ук әзерләнәләр. Бәйрәм иртән иртүк башлана. Ирләр, госел коенып, чиста кием киеп, бөтенесе бергә мәчеттә дога кылалар, Коръән укыйлар, имам-хатиб хотбәсен тыңлыйлар. Хотбә Аллаһы Тәгаләгә Һәм пәйгамбәрләргә дан җырлаудан башлана. Аннан соң корбан чалуның чыгышы һәм әһәмияте турында сөйләнелә.

Догалар кылып, намаз укыгач, корбан чалалар. Корбанлыкка әзерләнгән мал өстендә дога укыла, шуннан соң малның башын Мәккә ягына каратып салалар да, чалалар.

 бәйрәмдә төрле яшьтәге мөселманнар бар

 доганы олылар гына түгел, ә балалар да укый

Бай кешегә корбан итен 3 кисәккә бүлеп, бер өлешен фәкыйрьләргә өләшү, икенче өлеше белән кунакларны хөрмәт итү, өченче өлеше белән өй, гаилә җәмәгатьчелеген хөрмәт итү мөстәхәбдер, ягъни дөрестер. Бай булмаган кешегә җәмәгатьчелекне генә сыйлау да җитә. Корбанның тиресен яки бәһасен ярлыга сәдака итеп бирү кирәк. Сатып аның акчасын кесәңә салу дөрес түгел, диелә.

 Коръән уку

 догалар һәм коръән укыганнан соң бөтенесе бер-берсен котлыйлар

10 Зөлхиҗҗә иң әһәмиятле бәйрәмнәрдән санала һәм бөтен мөселман дөньясында да зурлап уздырыла. Корбан гаете нигездђ Ибраџим галђйџиссђлђм белђн улы Исмђ-гыйль галђйџиссђлђмгђ барып тоташа. Аллаџы Тђгалђ аларның иманна-рын зур сынау белђн сыный. Алар шул сынаудан ућышлы њтеп Аллаџы Тђгалђнећ мактавына лаек булалар.

Һђммәбезгә дә сәламәтлек, күңел түрләребезгә ышаныч, йортлары-бызга муллык-бәрәкәт, әти-әниләргә балалар шатлыгы, авыруларга ши-фалар, яшьләргә хәерле никахлар юлласын. Барчабызга да белгәннә-ребез белән изге гамәлләр кылырга насыйп әйләсен.

Корбан бђйрђмебез мљбарђк булсын!


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.