русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

04.02.2003

ТҖ мөселманнарының дини җитәкчесе Сәгуд Гәрабстанына чакырылды.

Мөфти хәләл җефете беләнКичә Татарстан мөселманнары җитәкчесе мөфти Госман хәзрәт Исхакый, хәләл җефете белән, поезд белән Мәскәүгә китте. Аннан ул Бөтендөнья Ислам Лигасы (БИЛ) Генераль секретаре Абдулла бин Абдул-Мухсин әт-Төрки чакыруы буенча ул Мәккәгә китте. Абдулла әт-Төрки Татарстанга 2002 елда көз көне Илам диненең үсеше белән танышырга килгән иде.

БИЛ - халыкара мөстәкыйль дини оешма. Аның төп максаты: Ислам динен пропагандалау, дингә ышанган кешеләргә аң-белем тарату, мөселман халыкларының ихтыяҗларын яклау һәм аларга мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә ярдәм итү.

ТҖ мөселманнарының дини җитәкчесе Сәгуд Гәрабстанына Хаҗ кылырга гына түгел, ә киләчәктә Ислам диненең үсеше турында киңәшмәдә катнашыр өчен дә чакырылган. Анда шулай ук Ислам дөньясының башка танылган һәм абруйлы кешеләре дә булачак.

Госман хәзрәт Исхакый яхшы хәбәрләр алып кайтыр дип ышанып калабыз!

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.