русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

04.02.2003

Бүген икенче төркем хаҗилар Мәккәгә китте.

 9,57 Kb

 11,06 Kb

Бүген сәг. 11 "Казан" халыкара аэропортыннан Казан-Ташкент-Джидда рейсы белән 111 кешедән торган икенче төркем хаҗилар китә. Аларны Джиддадан Мәккәгә автобуслар белән илтәчәкләр. Хаҗга баруны төп оештыручы булып, традиция буенча, "Идел-Хаҗ" булеге чыкты. Хаҗиларның иң яшенә - 11, ә иң олысына - 80 яшь. Хаҗиларны озатырга аэропортка Татарстан Җөмһүриятенең барлык күренекле дин һәм интеллигенция әһелләре килде. Рәсәйнең хаҗ-миссиясе бу елда хаҗга баручыларның бөтенесенә дә бертөрле "саклагыч" төсендәге кием - ихрам, хатын-кызларга - хиджаб бирде.

 13,67 Kb

 9,59 Kb

ТҖ министрлар кабинеты беренче киткән хаҗилар белән үк доктор җибәрде, дарулар инде илтелгән. Министрлар кабинетыннан башка хаҗны оештыруда ТҖ дини эшләр Шурасы һәм ТҖ Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук "Идел" туристлык ширкәте актив катнаштылар. Хаҗиларның өлкән җитәкчесе - Аяз хәзрәт Мингалиев,хаҗ оештыруга күп көч куючы, ТҖ Хаҗ һәм Гомрә эшләре буенча мөфти урынбасары; икенче җитәкче - Сөләйман хәзрәт Зарипов; өченчесе - Гомәр хәзрәт Ганиев. Хаҗилар арасында Татарстанда гына түгел, ә Башкортостан, Удмуртия, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләр дә бар.

 12,5 Kb

 12,42 Kb

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.