русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мөфтиләр башлыгы Путин белән очрашты.

01.02.2003

6,92 KbБу көннәрдә Русия Федерациясе президенты Владимир Путин Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гәйнетдин белән эшлекле очрашу уздырды.

Равил Гәйнетдин президентка Русиядәге мөселманнарның яшәеше, аларның уңышлары һәм проблемалары турында сөйләде. Башка диннәр белән хезмәттәшлек итү турында әйтеп узды. Ислам Оешмасы конференциясе генераль секретаре белән булган очрашу хакында да сүз алып барды ул. Анда Русиядә мөселманнарның кысырыкланмйча яхшы яшәүләре хакында фикер йөртелде дип билгеләп узды.

Шулай ук бу очрашуда Владимир Путин Мөфтиләр Шурасы рәисе белән Чечнядагы референдумның перспективалары һәм әһәмияте турында сөйләште. "Бу бүгенге көндә бердәнбер дөрес юл. Чечен халкы үз җирлегендә тәртип булсын өчен конституция хакында үз фикерләрен белдереп, президентын сайларга тиеш",-дип билгеләп узды Равил Гәйнетдин.

Ландыш ХАРРАСОВА
Intertat.Ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.