русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Аман Тулеев татар авылында мәчет төзи?

24.01.2003

Аман ТулеевУльяновскида чыгып килүче "Өмет" газетасының чираттагы 25 гыйнвар саны, гадәттәгечә, "Яңалыклар" рубрикасы белән ачыла. Биредә Россия, Татарстан һәм Ульяновск өлкәләрендәге мөһим вакыйгалар белән танышырга мөмкин. Татар теле һәм әдәбияты, милли мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасыннан репортаж да газета укучыларда кызыксыну уятырлык. Быел әлеге бәйгедә төбәкнең 20 районы һәм шәһәреннән 96 укучы катнашты. Ә призлы урыннарга лаек булучылар мәркәзебез Казанда узачак төбәкара олимпиадага барырга җыеналар. Ульяновск өлкәсе төзелүгә 19 гыйнварда 60 ел тулды. Сембер шагыйре Рифкать Хисмәтнең шушы вакыйга уңаеннан язылган шигыре "Дуслык җире" дип атала.

"Дин вә мәгыйшәт" сәхифәсендә Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ дини идарәсенең чираттагы мәҗлесеннән репортаж белән танышырга мөмкин. Шунда ук Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевның Новоульяновск шәһәре мөселманнарының "Ислам" дини җәмгыяте рәисе Фәрит Зәйнуллинга юллаган хөкүмәт телеграммасы да басылган. Баксаң, Аман әфәнде әлеге калада мәчет төзелешенә шәхси акчасыннан 5 мең сум күчергән. Ульяновск өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов 4 гыйнварда Уфада Россия Президенты В.Путин белән очрашуда булып кайтты. Әлеге очрашудан алган тәэсирләре белән ул "Өмет" хәбәрчесе белән әңгәмәсендә уртаклаша.

"Ак юл сиңа, "Өмет"ебез!" сәхифәсендә өлкә татар газетасын халыкка таратуда катнашуы фидакарь затлар - хат ташучылар, малтабарлар һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр турында сүз бара. Сөенерлек: яңа 2003 ел башында "Өмет"ебез милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән төбәк - Иске Кулаткы районы авылларындагы 940 йортка кереп, үзенең укучыларын сәламләде. (Чагыштыру өчен: 2002 елда 310 данә иде.) Ә Россиядәге иң зур татар авылларының берсе - Николаевка районы Зур Чирекледә өлкә татар газетасын 250 йортта көтеп алалар. "Сугыш чоры балалары" сәхифәсендә каләмдәшебез - озак еллар дәвамында төрле матбугат чараларында хезмәт иткән СССР Журналистлар союзы әгъзасы Сәгыйть Бәдретдинов белән әңгәмә урнаштырылган. Бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче милләттәшебез журналистикага тәүге адымнарын Чүпрәле район газетасында ясаган булган. "Иске Майна төбәгеннән" рубрикасында татар дөньясында күренекле шәхесләр - Сәхаб Урайский һәм Латыйф Җәләйне биргән Иске Кызылсу авылының күркәм, тырыш, хезмәт сөючән халкы белән таныштырабыз. Авылның әхлакый йөзе ачыклана.

"Өмет"тә даими басылып килүче "Без - тарихта эзлебез" рубрикасы ифрат эчтәлекле. Биредә якташыбыз Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының тарихчы-галим Наил Таһировның татар байларының иң күренеклесе -Акчуриннар турындагы китабына рецензия урнаштырылган. Казан галиме Дөррия Рамазанованың "Мишәрләрнең таралышы турында"гы язмасы да кызыксынып укырлык.

Исхак Хәлимов, Ульяновск
href="http://www.Intertat.ru" target=_blank title="Открыть в новом окне">Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.