русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

"Идел-Хаҗ" бүлеге бу елда беренче хаҗиларны җибәрә.

23.01.2003

Бүген алтмыштан артык хаҗи сәгать 11 Рәсәй Ислам Университеты бинасы яныннан ике автобус белән Сәгуд Гәрабстанына юл тотты. Алар арасында төрле яштәге һәм социаль төркем кешеләре бар.

 53,74 Kb [640X512]  66,39 Kb [640X512]

Татарстандагы Фәридә Гатауллина җитәкчесендә эшләүче “Идел-Хаҗ” бүлегенең тырыш эшләү нәтиҗәсендә хаҗга бару тагын да оешканрак үтә. Англиядән китерелә торган дүрт компонентлы вакцина китерелү тоткарлануы аркасында хаҗга бару өчен визалар әзерләү соңрак тәмамланды. Шуңа да карамастан, хаҗилар вакытында җибәрелде. Аларның юлда бару вакыты җиде көннән артыграк һәм Азәрбайҗан, Иран, Төркия, Сирия һәм Иордания җирләре аша уза.

 40,72 Kb [640X512]  67,12 Kb [640X512]

Хаҗ – Ислам диненең нигезе һәм Ислам динендә булган мөэмин бәндәләргә, әгәр көчләреннән килсә, гомерләрендә бер мәртәбә кылу фарыз булган олы гыйбадәтләрнең берседер.

 41,19 Kb [640X512]  75,11 Kb [640X512]

Хаҗга бару вакыты һәр елны 11 көнгә күчеп килә, шуңа күрә бу елда февраль ае башына туры килә. Хаҗ оештыручыларга һәм хаҗга баручыларга уңышлар һәм Алаһының рәхимлелеген теләп калабыз!


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.