русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

10.12.2002

“Традицион диннәрнең һәм медицинаның таза яшәү рәвешен формалаштыруда үзара йогынтысы” конференциясенең нәтиҗәсе.

24,17 Kb [600X381]Бүген Казанда Халыкара дуслык йортының тантаналы утырышлар бүлмәсендә “Традицион диннәрнең һәм медицинаның таза яшәү рәвешен формалаштыруда үзара йогынтысы” дигән фәнни-практик конференция узды. Конференция оештыручылар арасында Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәте, ТР МК янында оештырылган дини эшләр буенча Совет, Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР МК янында оештырылган халыкны наркотикләштерүдән профилактика үткәрү буенча Республика үзәге һәм Русия Православие Чиркәүенең Мәскәү Патриархатының Казан Епархиясе бар иде.

 20,85 Kb [565X424]  21,03 Kb [565X426]

Конференциядә галимнәр һәм медицина эшчеләреннән башка, республиканың төп дини конфессияләре вәкилләре катнашты һәм доклад белән чыкты.

Очрашуда тикшерүгә куелган төп сорау булып халыкның наркомания һәм алкогольләшү проблемалары, һәм шулай ук, таза яшәү рәвешен профилактикалауда диннең сыйфаты.

Конференция нәтиҗәсе буенча кабул ителгән мөрәҗәгать итү текстын тулысынча бастырып чыгарабыз.

Мөрәҗәгать итү.

“Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда традицион диннәрнең һәм медицинаның үзара хезмәттәшлеге” тематикасы белән 10/XII-2002 ел “Халык дуслыгы йорты” бинасында узган фәнни-гамәли конференциянең резолюциясе.
“Мөселманнарның табиблар ассоциациясе (МТА) проекты”.

Бөтен җәмгыятебезнең яшәешенә куркыныч салган, гомуми авыручанлык үскән, тәмәке тарту, алкоголизм, наркомания, фәхишәлек, ВИЧ-СПИД эпидемик характер ала барган бу заманда шушындый конференция оештырылу бик зарури, бик урынлы. Конференциядә катнашучылар аның инициаторлары булган Татарстан Мөселманнары Диния Нәзарәтенә, аның каршында эшләп килүче “Мөселман табибләре ассоциациясенә” һәм Конференциянең башка барлык оештыручыларына зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Конференциядә халык сәламәтлеген ныгытуга, югарыда атап үтелгән афәтләргә каршы көрәшне оештыруга юнәлтелгән җитди тәкъдимнәр тыңланды һәм төрле традицион конфессияләрнең һәм медицина фәне галимнәренең, практикларының бу мәсъәләләргә карашы шактый берләште.

Конференция күрсәтелгән афәтләрнең җәмгыятькә хөҗүмен туктатыр өчен хакимият органнары массакүләм мәгълүмат чараларында бара торган, алар ияләнеп киткән оятсыз сюжетларны, филҗмнарны, әрсез рекламаны туктатсын дип тәкъдим итә. Дини әхлакны, гыйлемне пропагандаласыннар.

Традицион конфессияләрнең тигезлеген бозмаслык рәвештә мәктәпләргә дин, әхлак дәресләрен кертергә кирәк. Әхлаксыз җәмгыять сәламәт була алмый.

Конференция җәмгыятебезгә һөҗүм итүче бу афәтләргә каршы беренчел профилактиканың (медицина профилактикасының галимнәр һәм практиклар эшләгән өч баскычлы системасы буенча) бөтен халык фронтын эшләргә тәкъдим итә. Моның өчен дәүләтнең барлык ведомстволары, барлык җәмагать оешмалары, иҗади берлекләр, традицион дини конфессияләр, Сәламәтлек саклау министрлыгыбызга беренчел профилактика буенча үзләре аңлаганчы үз хезмәтләрен язма рәвештә тәкъдим итсеннәр. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина галимнәре аларны гомумиләштереп, һәр ведомствоның, җәмагәть оешмаларының, иҗади берлекләрнең, традицион конфессияләрнең ачык чараларын, анык җаваплылыгын, үтәлү вакытын күрсәтеп беренчел профилактиканың бөтенхалык фронты планын төзесен һәм хакимият раславына кертеп, үтәлешен тикшереп тору чараларын эшләсен.

Беренчел профилактикада бюджетлы органнар белән тигез дәрәҗәдә эшли алсыннар өчен башка җәмагәть оешмаларына да, традицион дини оешмаларга да бюджеттан пропорциональ өлеш чыгаруны карарга. Конференция тәмәке тартуга, фәхишәлеккә каршы көрәшне, алкоголикларны, наркоманнарны дәвалауның Советча методларын яклый.

Һәр традицион дини конфессия беренчел профилактикада үз мөмкинлекләрен яхшырак барласын өчен медицина галимнәре һәм практиклары белән бергә һәр конфессия үз конференциясен уздыру максатка ярашлы булыр.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда медицина һәм традицион диннәр хезмәттәшлегенә багышланган мондый конференцияләрне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк дип исәплибез.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.