русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Украина эшмәкәре Руссия Ислам Университетында кунакта.

10.12.2002

10 декабрьдә 910 сәгатьтә Казан аэропортына Донецк шәһәреннән самолет килеп төште. Бу самолет белән Татарстан кунагы Ренат Леонид улы Ахметов килде. Ул Украинаның зур эшмәкәре һәм шулай ук “Шахтер” футбол клубының президенты булып тора.

Кунакны рәсми кешеләр каршы алды: ТР премьер-министры Рөстәм Нургали улы Миннеханов, шәһәр мэры Камиль Шамиль улы Исхаков һәм бик тиз үсүче “Красный Восток” компаниясенең генераль директоры Айрат Назип улы Хайруллин.

Беренче чиратта делегация Руссия Ислам Университетын карарга барды. Анда мөселманнарның рухи җитәкчесе Госман хәзрәт Исхакый белән очрашу узды.

Үзенең дә нәселе мөселман булган кунак Руссия Ислам Университетына яңа 13 урынлы “Газель” машинасы бүләк итте.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.