русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Хансөярдә яңа мәчет

31.10.2002

            30 октябрь көнне Баулы районы Хансөяр авылында мәчет ачылу тантанасы булды.
Мәчетне шушы авылда туган, хәзер Бөгелмәдә яшәүче техник фәннәр докторы, лаеклы ялдагы Мәгъсүм Заһиров үз акчасына төзеткән. Тантанада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк аппарат җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россия Ислам университетының беренче проректоры Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Казан кунаклары катнашты. Ильяс хәзрәт сүзләренә караганда, үзенчәлекле архитектуралы кирпеч мәчет калкулыкта урнашкан. Эчтән агач белән бизәп эшләнгән. 100 мөселманга исәпләнгән әлеге мәчет дүрт ай эчендә төзелә.

Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.