русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

29.10.2002

Рамазан аена кагылышлы Баш казый хљкемнәре

      Изге Рамазан ае сәдакасын Татарстан Баш Казые (дини судьясы) Габделхак хәзрәт Саматов узган елдагыча 10 сум күләмендә бирергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта бай кешеләргә 100 сум фитр-рамазан сәдакасы да бирергә тәкъдим ителә. Ул сәдака Рамазан ае соңында бирелә.
       Ураза аенда зәкят, ягъни мөселманның байлыгыннан 2,5 процент өлеш чыгарыла. Бу турыда Коръәннең Бәкара сүрәсе 110 аятендә: "Намазларыгызны вакытында башкарыгыз һәм зәкят сәдакаларын вакытында түләгез", - диелгән. Зәкят Исламның "бишенче баганасы" булып та санала. Ул мохтаҗларга бирелә.
      Зәкятны исәпләгәндә тормыш кирәк-яраклары, йорт исәпкә алынмый. Әмма "зиннәтләр", ягъни бик кирәкле булмаган, капитал булып яткан мал, шул исәптән синең үзеңнән арткан биналарың исәпкә алына. Әйтик, стенадагы келәмнәр, алтын-бриллиантлар да шул хисапка керә. Шул ук вакытта келәм җылы саклау өчен кулланылса, аннан зәкят алынмый. Ә менә ул матурлык өчен генә хезмәт итсә, алына. "Зиннәтләр"нең матди күләме дә 84 грамм алтыннан артык булырга тиеш. Алтынга күчерелгән күләмне Баш Казый Габделхак хәзрәт Саматов бер граммын 330 сумнан исәпләп чыгарган. Ул 27720 сумга тиң. Аның исә 2,5 проценты 693 сум була. Бу кадәр акчаны мохтаҗ кешеләргә яисә, гадәттә, мәчет-мәдрәсәләргә бирәсең. Ә менә синең "зиннәт"ең 1 000 000 сум булса инде, аның 2,5 проценты (кырыктан бере) 25000 сум була.
      Һәр мөселман, "сәдака иясе булмаган, ягъни фәкыйрь булмаганы, Рамазан аенда фитр сәдакасын бирергә тырыша. Тик аның күләмен билгеләгәндә быел шактый фикер каршылыклары чыкты. Аерым алганда, Төньяк төбәк казые Җәлил хәзрәт Фазылев аны 50 сум күләмендә билгеләүне яклап чыкты. Моны ул өч кило йөзем хисабыннан якынча исәпләгән. Шул ук вакытта бодай бәясеннән исәпләү гадәте дә бар. Быел бодай бәясе төшү сәбәпле, фитр сәдакасы да 5 сумлык булып калырга мөмкин иде. Әмма шул ук вакытта 5 ел элек фитр сәдакасы бит 5 сум булган. Ә хезмәт хаклары ул вакыттан соң инде күп мәртәбә арткан. Шулай ук хөрмә белән исәпләп, Галимнәр шурасы 100 сумлык фитр була алуын искәрткән булган. Өч версия: 5 сум, 50 сум һәм 100 сум каралган. Ә менә Баш Казый исә, Татарстан мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелышында чыгыш ясап, фитрның гадәти күләмен 10 итеп билгеләгән. Аның фәтвәсен күп кенә кеше хуплый.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.