русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

29.10.2002

Уразага чит илдән имамнар киләчәк

Рамазан аенда хезмәт күрсәтү өчен Татарстанга имамнар һәм дин укытучылары киләчәк дип көтелә. Һәр елдагыча Төркиядән Казанга имамнар җыела. Тик алар быел бишәү генә булачак. Быел шулай ук Мисырдан да биш кеше килер дип көтелә. Әмма алардан әле хәбәр килеп җитмәгән.
 Бу нисбәттән җирле дини идарәләр Татарстан мөфтилегенә чит ил имамнарын күндерүне сорап мөрәҗәгать итә башладылар инде. Түбән Кама шәһәре үзенә 5 имамны сорый. Бу шәһәрдәге мәчетләрдә алар намаз укытачак, гыйбадәтханәдә утырып, кешеләр белән аралашачак. Шәһәр мөселманнарына чит ил кунаклары белән якынрак танышырга мөмкинлек биреләчәк. Алар арасында Коръәнне яттан белүчеләр дә булуын искә алсак, кайбер мәчетләрдә кичке тәравих намазларында "Коръән чыгу" йоласы дә үтәлер дип көтелә.
 Казан мәчетләрендә дә гарәп студентлары, аспирантлары арасында Коръәнне яттан белүче "Коръән-хәфиз"ләр барлыгы билгеле. Россия Ислам университетын тәмамлаган татар шәкертләре арасында да Изге Китапны белүчеләр бик күп. Димәк, быел шактый мәчет-мәхәлләдә бу йола үтәлергә мөмкин.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.