русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

29.10.2002

Тимур хәзрәт тоткыннар янына ашыга

        Республика төрмәләрендә төрле дини агымнар рухи дәресләр алып бара. Мөселманнар да искәрмә түгел. Диния нәзарәтенең мухсус "Көч структуралары белән эшләү" бүлеге бу нисбәттән укытучылар да тота. Әмма барыбер һәр төрмәне дә колачлап алып булмый әлегә. Әнә Әлмәт шәһәрендәге УЭ-148/8 дә төрмә мөдиренең кадрлар һәм тәрбия буенча урынбасары, подполковник Фәрхат Сабирзянов: "Кызганычка каршы бездә бер ел инде Ислам укытылмый",- дип искәртә.
       Бу сәбәпле Татарстан республикасы диния нәзарәтеннән Тимур хәзрәт Ибраһимов шәһәргә махсус барып кайтты. Ул анда төрмә җитәкчеләре белән очрашты. Шулай ук җирле дини лидер, имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Сәхибҗановка да сорау куелды. "Наил хәзрәт төрмәгә даими укытучыны җибәрербез. Ул гарәпчә белүче укутучбыз Гомәр Мөфлихунов, дип вәгъдә бире калды",- ди Тимур хәзрәт.
        Тимур хәзрәт Ибраһимов Чистайда да булган. Андагы төрмәдә(УЭ-148/Т) Чистай шәһәре мәчете мәзине Дәүләт Газизов укыта. Шулай ук җирле мөхтәсиб Илсур хәзрәт Хөснетдинов дә ярдәм итеп тора. Тимур хәзрәт биредәге токыннарга ике сәгать вәгаз сөйләгән, сорауларына җавап биргән. "Аеруча алып килгән китапларыма сөенделәр",- ди ул. Тик менә төрмә җитәкчелеге: "Христианнар безне әдәбият белән күмде инде. Мөселманнардан әллә ни китап килми",- дип аңлаткан.
 Шулай ук бу төрмәдән А.Суханов дигән тоткын нәзарәткә "тәмле әйберләр" һәм тәмәке сорап хат язган булган. "Мондый хатлар бик күп килә",- ди Тимур ибраһимов. Әмма нәзарәт тәмәке кебек әйбеләр белән токыннарга ярдәм итми. Шул ук вакытта Суханов белән Тимур хәзрәт очраша алмаган. "Аның белән очрашырга мөмкин булмады. Монда тәртипләр бик кырыс бит",- дип аңлата ул. Әмма барыбер Тимур хәзрәт Ибраһимов "Без җәзага атртулганнарга рухи ярдәмче, туры юлга күндерүче буларак кирәк булуыбызны аңлап кайттым",- дип сөйли. Аны җәзага тартучы учрежденияләрдә тоткыннар өчен төзәлергә мөмкинлекләр булуы сөендерә. "Кеше ялгышса, аңа туктарга мөмкинлек бар",- ди ул.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.