русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Гошер бирүчеләргә рәхмәт әйтелде

28.10.2002

        Татарстан мөфтилеге гошер бирү традициясен саклаган районнарның мөселманнарына рәхмәтләрен белгертте. Бу йола 30га якын районда үтәлгән. Нәзарәтнең үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһанша аеруча Балтач, Апас, Кукмара, Арча, Чирмешән, Әтнә һәм башка районнарны рәхмәтләп узды. Киров өлкәсенең Малмыж, Көлмез районнары мөселманнарының да Казан шәкертләре өчен бәрәңге җыеп китерүе билгеле булды.
        Тик менә Казан шәһәрендә гошер бирелмәве гаҗәпкә калдыра. Югыйсә, биредә йөз меңнәрчә бакчада Ходай биргән мал үсә. Әмма шәһәр кешеләре үз ризыкларын мохтаҗлар белән бүлешергә ашыкмый кебек. Хәлбуки, аларга соң түгел әле, күршеләрендә генә яшәүче һәм яшелчә, җиләк-җимешләр сатып ала алмаучы мохтаҗлар ярдәм көтә.
         Бу яңадан торгызылучы гадәт Татарстаннан читтә, дини традицияләр сакланган төбәкләрдә, беркайчан да онытылмаган икән. "Чуашстанның Батыр районы авылларында гошер гел бирелде. Ел саен машина арбасына төяп җыялар. Гадәттә, бәрәңге бирәләр һәм мәчет файдасына тоталар", - дип сөйли "Азатлык" радиосы хәбәрчесе Рәфис Җәмдихан.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.