русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

27.10.2002

Бөтендөнья Ислам лигасы лидеры Казанга килде

"Ислам һәм глобальләшү" кебек халыкара конференцияләр оештыручы, Япониядә мөселман җыенын үткәрүе белән танылган Бөтендөнья Ислам лигасы генераль сәркатибе Габдулла бин Габдел-Мөхсин әт-Төрки иртәгә Россия Ислам университетында Татарстанның дин әһелләре белән очрашты.
 Моңарчы әт-Төрки мөфти Госман хәзрәт Исхакый белән чит илләрдә еш күрешеп торса да, аның әле Казанга беренче килүе. Генераль сәркатип белән аның киңәшчеләре һәм Согудь Гарәбстаны, Англия журналистлары да килде. Алар арасында Лондонда чыгучы "Якын Көнчыгыш" журналы мөхәррире дә бар. Кунаклар башкалада ике көн булачак. Аларны мөселманнарның бердәмлеге мәсьәләләре борчый. "Чөнки Татарстан башка төбәкләрдән аерылып тора: бездә мөселманнар арасында каршылыклар күренми", - дип исәпли мөфтинең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб.
 Кунаклар шулай ук республика җитәкчеләре белән дә очрашырга теләк белдергән.
 Мәскәүдә Габдулла бин Габдел-Мөхсин әт-Төрки "Россия-Согудъ мөнәсәбәтләре: кичә, бүген, иртәгә" исемле конференциядә катнашкан инде. Ул СССР га 70 ел элек Согудъ Гарәбстаны короле тарафыннан ясалган визит уңаеннан оештырылган. Конференция Россия белән мөселман дөньясы арасын якынайтуны да максат итеп куйган. Тик бу ниятләре терракт булу сәбәпле тормышка ашып бетмәгән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.