русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

26.10.2002

Ислам террорлык дине түгел

Бүген, ниһаять, Мәскәүдәге Дәүләт подшипник заводы Мәдәният Сараенда тоткынлыкта калган йөзләгән кеше террористлар кулыннан азат ителде. Өч көн өч төнгә сузылган бу хәлләрне дөнья шок хәлендә күзәткән иде. Бөтен илләр дә террорчылыкны гаепләп чыкты.
 Бүген иртәнге намаздан соң Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый тоткындагы кешеләрнең иреккә чыгулары уңаеннан фикерләрен җиткерде. "Татарстан, Россиянең генә түгел, бөтен дөнья мөселманнары Аллаһы тәгаләдән бу хәлләрнең уңышлы тәмамлануын, кешеләрнең гомерен саклап калуын сорады. Беренче ясаган нәтиҗә - Ислам террорлык дине түгел һәм террорлык кылган кеше ул мөселман түгел, - диде Госман хәзрәт. - Шушы көннәрдә беркайдан да - телевидениедән дә, радиодан да Исламга карата тискәре сүзләр әйтелмәде. Согуд Гарәбстаныннан килгән җитәкчеләр дә террор ул җиһад түгел, дип әйтте. Шуңа күрә киләчәктә нинди милләттән булуына, нинди дин тотуына карамастан, һәр кеше нәтиҗәләр чыгарыр, бездә дин һәм милләт җирлегендә каршылыклар булмас дип өметләнәм.
 Безгә, Россиянең барлык мөселман лидерлары өчен, беркемнең дә террорчылык һәм Ислам арасында тигезлек билгесе куймавы мөһим булды. Киресенчә, Ислам ул - тынычлык һәм мәрхәмәтлелек дине һәм террор - җиһад түгел", - дип әйтте.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.