русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Гарәпләр имамнарны өйрәтә

25.10.2002

     27 октябрьдә Россия Ислам университетында 50 гә якын яшь имам һәм өлкән курсларда укучы Казан шәкертләре өчен курслар тәмамлана. Аның ябылу тантанасына Бөтендөнья Ислам лигасы делегациясе һәм аның җитәкчесе Шәех Әт-Төрки киләчәк.
      Әлегә яшь мөселманнарны гарәп һәм инглиз телендә чит илдән килгән Сәгыйт бин Али Әш-Шахрани, Абдулла бин Али Әл-Мәлики, Габдерәшит Мөхәммәт Әмин-Касыйм исемле укытучылар укыта. Алар шәригать фәннәрен аңлата. Бу курслар биредә үзебезнең дини мөгаллимнәребезне әзерләү максатыннан эшләнгән.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.