русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

ТҖ МДНнең “Мәскәүдә террорчылар тарафыннан кешеләрнең тоткынлыкка алынуы турында” мөрәҗәгате

24.10.2002

      “Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте Мәскәүдә террорчылар тарафыннан кешеләрнең тоткынлыкка алынуына бик борчыла. Инде ничәнче кат бер гаепсез кешеләр үзләренең пычрак сәяси амбицияләрен канәгатьләндерүче экстремистлар корбаны булды, - диелә мөрәҗәгатьтә. – ТР мөселманнары Диния Нәзарәте хак дин аятле мөселманнар мондый җинаять эшенә сәләтле түгел. Бу гамәлләр, һичшиксез, Исламга күләгә төшерә, алар көрәшкән идеяләрнең абруен төшерә. Россия һәм халыкара берләшмәләрнең бу коточкыч явызлыкны хөкем итүе киләчәктә мондый террор актларын кисәтергә ярдәм итәр дип ышанабыз.
      Аллаһ Тәгаләдән бу хәлләрнең имин генә тәмамлануын, бандитлар кулына эләккән кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклавын үтенәбез”.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.