русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мөгаллимнәрне гаскәргә алмасыннар

21.10.2002

      Мәскәүдә "Мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм дини оешмаларның үзара хезмәттәшлеге" исемле конференциядә Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый катнашты. Ул анда "Россия регионнарында дини мәгарифне үстерүдә дәүләт сәясәте" исемле секциядә чыгыш ясады. Мөфти Татарстандагы дини мәгариф тәҗрибәсенә тукталып узды. Аерым алганда, катнашучыларда Россия Ислам университеты зур кызыксыну уятты.
       Чыгыш ясап, РИУ ректоры Госман хәзрәт Исхакый: "Безнең РФ хөкүмәтеннән дә ярдәм аласыбыз килә. Чөнки 20 миллион мөселман яшәүче Россия проблемаларын чишүдә дә без актив катнашабыз", - дип белдерде. Дини мәдрәсәләрдә укытучылар кытлыгы проблемасы да булуы билгеле булды. Аны чишү өчен мөфти чит илләрдән дә укытучылар чакыра башларга мәҗбүр булуын әйтте. Шуның өчен ул мәдрәсәләрдә укытучы мөгаллимнәрне Россия армиясенә алуны кичектерү хокукын да сорады.
 Җыелышны оештыруда Идел буе һәм Көньяк федераль төбәге башлап йөргән.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.