русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

БӘРАӘТ КИЧӘСЕ

19.10.2002

             Мөселманнарның шәгьбан аеның 15 нче кичәсендә билгеләп үтә торган бәйрәмнәре "Бәраәт кичәсе", "ләйләтүл-бәраәт" ягьни "аклану, котылу төне" дип атала. Әлеге бәйрәмдә, риваятьләргә караганда, Кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела. Шуңа күрә бу кичә изге һәм хөрмәтле кичәләрдән санала.
        Борынгы гарәпләрнең ислам дине барлыкка килгәнче булган календарьларында, нәкъ менә шушы вакытта җәйге Кояш тору көннәре булган һәм шул вакыттан башлап яңа ел башлана торган булган. Күп кенә халыкларда бу вакытта мәрхүмнәрне искә алу йоласы булган. Гарәбстанда ислам дине кабул ителгәнче бу айда булган аклану, гөнаһлардан котылу кебек йолалар ислам дине кабул ителгәч тә сакланып калган. Әнә шул ерак гасырлардан сакланып калган борынгы яңа ел атнасы тантанасының кайбер үзенчәлекләрен саклап калган "Бәраәт кичәсе" бүген дә киң танылган халык бәйрәме булып тора.
         Риваятьләргә карагавда, нәкъ менә шушы төндә яфракларына кеше исемнәре язылган гомер агачы селкетелә. Әгәр кемнең дә булса исеме язылган яфрак өзелеп төшсә, ул кешеләр ел эчендә вафат була икән. Риваятьләрдә, бу төндә Аллаһы Тәгалә дә ж,иде кат күкнең Җиргә иң якын булганына төшә икән һәм гөнаһлы бәндәләрнец ялваруларына илтифат итеп, аларны гафу итә, кичерә икән дип тә сөйләнә. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып махсус догалар кылына, фәкыйрьләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.