русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Арбор авылында мәчет ачыла

18.10.2002

       Татарстанның Балтач районы Арбор авылында 18 октябрь көнне мәчет ачыла. Төркиләр һәм фин-угырлар канын йөртүче якташларның бәйрәменә күрше-тирәдәге керәшен татарлары, удмурт, мари авылларыннан да кунаклар килер дип көтелә.
       Шулай ук күршедәге Марий Эл Республикасы, Киров өлкәсеннән дә кунаклар булачак. Биредә совет заманында булган башбаштаклыклардан качып, күп авылдашлары нәкъ менә Мари һәм Нократ (Вятка)-Киров урманнары арасында сыену тапкан булган. Тик заманалар үзгәргән инде: бүген, киресенчә, Татарстанда тормыш яхшырак, дип тел шартлата Мари-Төрек, Малмыж, Нократ Аланы кебек районнарда торучы мөселманнар. Дөрес, бу яктагы авыллар барысы да кайчандыр бер губерниягә кергән булган: Вятка төбәгенә. Әмма революциядән соң алар бер-берсеннән чик белән аерылган. Арбор авылы үзе исә элек Вятка-Нократ губерниясенең Малмыж өязендә бер кантон үзәге булып саналган.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.