русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Дин һәм тормыш: киләчәккә фаразлар

18.10.2002

       Тәҗрибә уртаклашу максатында бүген Әлмәткә республиканың көньяк—-көнчыгыш төбәкләре мөхтәсибләре, имам-—хатыйплар, казыйлар җыелды. Очрашуда Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, аның урынбасарлары катнашты.
       Инде алда билгеләп үтелгәнчә, очрашу тәҗрибә уртаклашу рухында барды. Дин әһелләре наркомания, эчкечелек, фахишәлек киң таралган бер чорда яшь буынны алардан йолып калу юлы, ягъни дини, —әхлакый тәрбия бирү турында фикерләште. Бу эшне мәктәпләрдә, бигрәк тә балалар бакчаларында башлау зарурлыгы ассызыкланды.        Бу мәсьәләдә республикада иң алдынгы төбәкләрнең берсе булган Балтач тәҗрибәсе белән Җәлил хәзрәт Фазлыев уртаклашты. Дин дәүләттән аерылган дигән канун бар. Әмма бу дәүләт эшлеклеләре динсез дигән сүз түгел. Моның шулай икәнлеген Җәлил хәзрәт Балтачта хакимият белән дин оешмалары арасында тыгыз элемтә, аңлашу, матди ярдәм күрсәтелүе белән дәлилләде.
       Балаларга дини тәрбия бирү мәсьәләсе Әлмәттә дә әле узган атнада гына «Сәлихәт» мөселман хәйрия фондының попечительләр советы утырышында күтәрелгән иде. Анда хакимият башлыгы Ришат Әбубәкеров кушуы буенча якын арада мәктәп директорлары һәм дин әһелләре катнашында дин нигезләре, тарихы, әхлак дәресләре кертүгә багышланган "түгәрәк өстәл" үткәрү планлаштырыла.
      Бүгенге очрашуда шулай ук ислам динендәге фиркаләр, имамнарны, мәдрәсәләрдәге мөгаллимнәрне фатир белән тәэмин итү, хезмәт хакы түләү, дини уку йортларын лицензияләү, торак—-коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башка проблемалар күтәрелде. Россия Ислам университеты шәкертләре һәм әлеге уку йортына килүче абитуриентлар арасында республика төбәкләреннән егетләр аз булуы билгеләп үтелде. Диния Нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Илдус хәзрәт Фәез үз чыгышында «мәчетләр төзү этабы ахырына якынлашуына, бүген дәгъвәт, ягъни динне пропагандалау зарурлыгына тукталды, мөхтәсибләрне, имамнарны бу юнәлештә эшчәнлекләрен активлаштырырга чакырды. «Сусаган кеше коены үзе эзләп таба. Бер хәдистә әйтелгәнчә, дингә сусаганнарның сезне эзләп тапканнарын көтеп ятмагыз. Шифалы болыт кебек булыгыз», - ди мөфти хәзрәтләре. Диния Нәзарәте вәкилләре иртәгә Ютазы районына юл ала.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.