русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә дин һәм дәүләт конференциясе ачыла

10.10.2002

      10 октябрь көнне Мәскәүдә "Мәгариф өлкәсендә дәүләт һәм дини оешмаларның үзара эшчәнлеге" исемле конференция эшли башлый. Ике көн баручы җыелышта Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да катнашыр дип көтелә. Ул әлегә Кытай Республикасында.
       Җыелышны РФ Президентының Идел буе һәм Көньяк округларындагы тулы вәкаләтле вәкилләре, Мәгариф министрлыгы, Думаның иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эше буенча комитеты, Динара Шура оештыра. Аның эшендә төбәкләрдәге дини оешмалар белән эшләүче дәүләт оешмалары да катнашачак. Татарстаннан шулай ук православие чиркәве вәкилләре дә киләчәк.

Amil NUR


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.