русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Үткән шимбәдә “Болгар” мәчетендә икътисад мәсьәләләре буенча лекция үткәрелде.

09.10.2002

          Казанның билгеле “Болгар” мәчетендә Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның икътисад буенча киңәшчесе Ленар Якупов Ислам икътисады буенча лекцияләр укый башлады. Җыелган эшмәкәрләргә һәм кызыксынучыларга ул мөселман дөньясына хас булган икътисадый мәнәсәбәтләр турында аңлатып узды. “Бүгенге дөнья икътисады Ислам икътисады ягына авыша”,-дип ассызыклады ул. Бу нисбәттән Ленар үзе укып кайткан Малайзия иленең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алга киткән ил акрынлап бөтенләе белән Ислам кануннарына корылган икътисадый системага күчә, диде ул.
          Ә Ислам икътисады үзенең социаль булуы һәм сәүдә белән бергә сәнәгатькә дә зур урын бирүе белән билгеле. Аеруча андагы “риба” дигән төшенчә зур кызыксыну уятты. Риба – салган акчадан процент алу ул. Шуңа күрә Ислам банклары, әйтик, кешеләрдән акча алып кулланса да, аларга процент түгел, ә инвестициядән кергән керемне түли. Ягъни уртак акча сәүдәгә яисә сәнәгатькә салына, һәм уртак керем бүленә. А ятмәле маркетинг дип аталучы пирамида системаларны Ленар әфәнде канунсыз дип аңлатты. “Чөнки биредә керем гадел бүленми”, - ди ул.
Amil Nur.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.