русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

03.10.2002

Киров өлкәсе чигендә мәчет ачыла

Киров өлкәсе чигендә урнашкан Пыжмара авылында яна зур мәчет ачыла. Балтач районына кергән бу авылда иске мәчет бар иде инде. Ул 10 ел хезмәт иткәннән соң, яңасын салып бетерделәр.

5 октябрь көнне бу авылга күрше Киров өлкәсе һәм Марий Эл республикасыннан да вәкилләр киләчәк. "Пыжмара авылында мәчет буш тормас. Чөнки монда балаларны укыталар", - дип өметләнеп сөйли Балтач районы мөхтәсибе һәм Төньяк төбәк казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Үзе дә авылда мәдрәсә тотучы Җәлил хәзрәт: "Мәчеттә кич белән балалар тавышы ишетелмәсә, аның яме булмый. Шуның өстенә, Пыжмара мәчете манарасыннан биш азан да яңгырап, халыкны сөендерер", - ди. Мәчет буш тормаячак, кыскасы.
 Якташлар совет чорында юк ителгән гыйбадәтханәләр торгызуда, эчкечелек кебек гадәтләр белән көрәшүдә дә ярдәм итәр, дип уйлыйлар. Кызганыч, Татарстан-Киров чигенең теге ягында да, бу ягында да яшәүче татарлар өчен аракы таныш әйбердән гадәти ризыкка әйләнә язган.

Amil NUR Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.