русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мөселман зираты нигә ачылмый?

30.09.2002

Казанның дини даирәләре башкалада мөселман зираты ачу өчен җир бирелде дип игълан иткән иде. Зиратның мәйданы 40 гектар булып, ул Салмачы бистәсе янында урнашырга тиеш, диелде. Ләкин мөхтәсибәт ул җирне бүгенгә кадәр ала алмый. Мөселман зиратын ачу мөмкинлеге янәдән өзелү алдында. Салмачы бистәсе янындагы җир «Газовик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять милке булып чыкты. Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин белдергәнчә, әлеге җәмгыять җитәкчелеге җирне зират өчен бирәсе килми. Бүген дин әһелләре янәдән кабинет бусагаларын таптарга мәҗбүр.
 Инде әлеге мәсьәләнең тарихын да искә төшереп үтик. Дин әһелләре Казандагы татар зиратларыннан канәгать түгел. Мансур хәзрәт әйткәнчә, бүген зиратларда мөселман йолалары тупас бозыла, мәетләрне күмгәндә ләхет алынмый, кабер казучылар эшләгәннәре өчен мәрхүмнәрнең туганнарыннан аракы сорый һ.б., һ.б. Казан зиратлары «Ритуал» җәмгыяте карамагында, алар дин әһелләрен идарә итүгә якын да җибәрми. Мондый хәл бары тик Казанда гына шулай, республиканың башка урыннарында татар зиратлары мәчетләр карамагында. Шуңа да хәзрәтләр инде 1996 нчы елдан бирле мөселман зираты ачу юнәлешендә актив эш алып бара. Ләкин бүгенгә кадәр нәтиҗә генә юк. Мәсьәлә хакында Президент Минтимер Шәймиев тә хәбәрдар.

 Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.