русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама
услуги морга в киеве описание тут заказать ритуальные принадлежности kievritual.com.ua

Яңалыклар тасмасы

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең үз "маркасы" бар

25.09.2002

         Татар халкы элек-электән үзенең данлыклы мәдрәсәләре белән хөрмәт казанган. Октябрь инкыйлабына кадәр Казанда "Галия", "Хөсәения", "Мөхәммәдия" кебек зур мәдрәсәләр эшләгән. Бүген татар мәгърифәтенең чишмә башында торган "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе үзенең 120 еллыгын билгеләп үтә. 1918 елга кадәр 36 ел эшләү дәверендә меңнән артык шәкертләргә урта һәм югары белем биргән мәдрәсә ул. Яңадан 1993 елдан эшли башлауга мәдрәсәнең Ислам хәрәкәте һәм гарәп теле факультетында ир-егетләр өчен имам-хатыйб, мөдәррис, гарәп теле укытучысы, хатын-кызлар өчен гарәп теле мөгаллимәсе һәм тәрҗемәче белгечлекләрен әзерләү яңа шартларда дәвам итә.
         XIX-XX гасыр башында татарлар өчен мәдрәсәләр бердәнбер белем, гыйлем алу чыганагы булган. Аларда дини дәресләр белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытылган. Әлбәттә, хәзерге мәдрәсәләрдә дә төп игътибар дини белем бирүгә бирелә. Тик бүгенге заман шартларында кеше күп төрле дөньяви белемгә дә ия булырга тиеш. Шуңа күрә мәдрәсәдә филология һәм педагогика, гарәп, инглиз, татар теле, әдәбияты, тарихы кебек фәннәргә зур урын бирелә. Чөнки мәдрәсәне тәмамлап чыккан яшь хәзрәтләр халык арасында кайнап, аларга тиешле дәрәҗәдә рухи һәм дини тәрбия бирергә, һәрьяклап камил белемле булырга, мөэмин мөселманның һәр кызыксындырган соравына төпле, дәлилле итеп җавап бирә белергә тиеш.

        Бүген "Мөхәммәдия"дә мәдрәсәнең 120 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциягә Мәгариф, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, дини уку йортлары җитәкчеләре килгән иде. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты галимнәре, Мөхәммәдия мөгаллимнәре мәдрәсәнең үткәне, бүгенгесе турында, укыту системасы, бүгенге тормыштагы роле, ирешелгән уңышлары һәм чишеләсе мәсьәләләре турында чыгышлар ясады. Бу турыда шәкертләр белән фикер алышынды.
      Россия Ислам университеты ачылганнан соң мәдрәсәләр арасында яхшы мәгънәсендәге конкуренция барлыкка килде сыман. Тик "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте дигән исем ул үзенә күрә "марка" инде. Алар татар дөньясының иң күренекле шәхесләре укып чыккан мәдрәсәдә белем алулары белән дә горурлана ала. Аның бусагасын Г.Тукай, Ф.Әмирхан, М.Гафури һәм башка бик күп татар әдипләре, җәмәгать эшлеклеләре таптаган. Бүген мәдрәсәнең көндезге бүлегендә 217, читтән торып уку бүлегендә 700 гә якын кеше белем ала. Алар арасында Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә яшәүче татар малайлары һәм кызлары да бар. Әгәр мәдрәсәне тәмамлап чыкканда шәкертләр татар телен, әдәбиятын, тарихын, шәригать кануннарын өйрәнеп, камил белеп чыгалар икән, бу инде мәдрәсә үзенең бурычын үтәгән дигән сүз.
       Конференциядә "Мөхәммәдия" шәкертләре һәм мөгаллимнәренең башка шәһәр мәдрәсәләре белән дә элемтәдә торуы, мәдрәсәара бәйләшенләр булдыруы, тәҗрибәләр уртаклашуы отышлы булыр иде дигән теләкләр яңгырады. Шулай ук Казанның 1000 еллыгына мәдрәсәнең йөз еллык бинасын төзекләндерүне дә хәл итәргә кирәклеге турында әйтелде.

Лилия Гаделшина Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.