русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

19.09.2002

Кызыл мәчет манарасын күтәрә, шәкертләр парта артына утыра

         Казанда урнашкан, авыл мәхәлләләре өчен имамнар әзерләүче "Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы" исемендәге мәдрәсәдә укулар башланды. Уку йортының акчалары җитсә, мәдрәсә бинасына манара кую да ниятләнелә. Уку йорты үзе "Кызыл мәчет" ("10 нчы мәчет") бинасында урнашкан.

         Ш.Мәрҗани мәгълүматлары буенча биредә инде 1808 елда Муса Апанаев (1761-1826) мәчет төзеткән. Хәзерге бинасы 1905-1906 елларда Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтсафа улы Галикеев (1847-1919) акчасына салынган. Архитекторы билгесез. Гыйбадәтханә 1931 елның 22 июлендә Татарстан Республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән ябылган булган.
         Мәчетнең төньяк фасадына янкорма рәвешле корылган манарасы да булган. Аның уникаль өске цилиндры һәм чатыры 1930 елда җимерелә, хәзерге көндә манарада аскы сигезкырлы ярус белән балкон гына сакланган. Этажлар да бозылып, профилакторий итеп кулланылган. "Кызыл мәчет" тарихи һәйкәл буларак яадан торгызыла. Тик менә вәгъдә ителсә дә, манарага дәүләт акча күчермәгән. "Безне Казанның 1000 еллыгына төзетеп бетерәбез дип ышандыралар. Без монда 1998 елда күчтек бит инде. Күңел манараны тизрәк калкытырга тели. Бу нисбәттән безгә бер аноним иганәче ярдәмгә килде. Ул манараны төзетә", - ди мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһанша. Иганәченең кем булуы хәбәр ителми. Бары тик аның татар милләтеннән һәм мөселман диненнән булмавы билгеле.
       "Дөньяда изге күңелле кешеләр бар. Шулар ярдәме белән мәдрәсәдә шәкертләрне дә тотабыз, инде менә мәчет бинасын да рәтлибез", - дип сөенә ректор. Совет чорында бозылган этажлар исә әлегә шул килеш кала. Анда бүген дәресләр бирелә.

Amil NUR
 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.