русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

19.09.2002

Мәчетләрдә укулар октябрьдә генә башланыр кебек

           Сентябрь аенда ук кайбер мәчетләрдә укуларны башлап җибәрү уңышсызлыкка очрады. Әйтик, Казанның "Болгар" мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәез: "Халык бик аз килде. Әлегә өлкәннәрнең дә, урта яшьтәгеләрнең дә эше күп: бакча мәшәкатьләре. Яшьләр дә дөньяви белем бирү учреждениеләрендә укый башлады гына, мәшәкатьле вакытлары. Шуңа күрә халык белем алырга октябрьдә килер, дип уйлыйм", - дип белдерде. 
          Татарстан мөфтиятендә дәгъвәт бүлеген җитәкләүче Илдус хәзрәт мәчетләрдә генә түгел, Нәзарәтнең үз бинасында да дәресләр башлануын әйтә. Биредә хәтта укытучы, табиб кебек "зыялы" белгечлек вәкилләре өчен дә махсус дәресләр оештырыла. Аларга гарәп теле яисә дин нигезләре дәресләре бирелә. 
 

        Һәр елдагыча октябрь аенда мәчетләрдә кичке һәм көндезге курслар эшли башлар дип көтелә. Шулай ук үз өендә кеше җыеп белем бирүче остазлар да бар. Илдус хәзрәт исә: "Бездә укучы бер ел гына укымый. Күпләр өчен дәрескә йөрү өйрәнү генә түгел, аралашу формасы да. Бер елда, гадәттә, дин йолаларын өйрәнәләр. Аннары инде Коръәнне тирәнрәк өйрәнәсе килә башлый. Белгән саен беләсе килә. Хәтере начарайган өлкәннәр өчен индивидуаль дәресләр берничә елга сузыла. Шуңа күрә мин яшьтән өйрәнегез, яшьтән өйрәнергә җиңелрәк, дип әйтергә телим. Гәрчә тәүбәгә килергә яисә белемгә омтылырга беркайчан да соң түгел", - ди. 
         Берничә ел элек кенә, совет чорында, белем биргән өлкән яшьтәге остазлар һәм хәзерге заманда укыткан мөгаллимнәр төрле методикадан файдалана иде. Әйтик, кайберәүләр тиз арада намазга бастыруны кулай күрә - гөнаһлардан тизрәк арын, янәсе. Ә кайберәүләр исә башта кешегә Алла турында сөйләргә, тәфсилләп аңлатырга тели. Бу нисбәттән Нәзарәт махсус программа әзерләде һәм әзерлексез килүчегә иман, дөнья, галәм, мәңгелек һәм ахирәт кебек төшенчәләрне аңлатуны яклап чыкты. Болар хакында белем алгач, күңелләре сафланган диндарлар өчен укуны дәвам итү тагын да кызыклырак булачак.

ТҖ МДН пресс-сәркатибе Amil NUR
 

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.