русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

18.09.2002

Госман хәзрәт Исхакый Ульян мөселманнарын кабул итте

      Россия Ислам университеты бинасында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Ульян өлкәсенең рәсми рәвештә сайланган мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиуллов җитәкчелегендәге 40 кешелек делегацияне кабул итте. Шушы уку йортында ректор вазыйфасын башкаручы мөфти, аларны сәламләп, Казанның барлык татар һәм Россия мөселманнары өчен мәркәзгә әверелеп килүен искәртте.
     Ульянлыларны шулай ук Татарстанда дини белем бирү системасының куелышы кызыксындырды. Белемнең югары баскычын тәшкил иткән РИУда алар шәкертләр өчен уңайлы шартларны күрделәр. Биредә РФ төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән, шул исәптән Ульян төбәгеннән килгән шәкертләр дә укый.

    Ульян делегациясе Татарстанның Буа шәһәрендә дә булды. Ә Казанда алар Кремльдә Кол Шәриф мәчетен карап сокландылар.

Гамил Гыйбадуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.