русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мөселман табиблары саны арта

18.09.2002

      Казанда урнашкан Мөселман табиблары берләшмәсенә Балык Бистәсе районы табиблары да керергә теләк белдерде. Берләшмә рәисе, Татарстанның атказанган табибы Камил Зарипов: "Мәрҗани урамында "Шәкертләр бәйрәме" исемле чарада таныштык. Район үзәгеннән Казанга кунакка килгәннәр иде. Инде менә безнең даими җыелышка да килделәр", - ди.

      Бүгенге көндә берләшмә рәсми наркотикларга каршы көрәшү ысулларыннан риза түгел һәм альтернатива итеп үз методикасын тәкъдим итә. "Безнең табиблар үтемле профилактика чарасын белә. Бу инде зур яңалык түгел. Безнең борынгы халык традицияләребез һәм Ислам әхлагы дәресләре мәктәпләрдә аңлатылса, яшьләр наркотикның бик начар нәрсә икәнен белер иде", - ди Камил әфәнде.

Amil NUR


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.