русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

16.09.2002

Кышкарның 225 ел элек салынган мәчете яңадан ачылды

         Баязит бине Госман Әл-Кышкари (1797 елда үлгән) акчасына 1776-1777 елларда төзелгән мәчет үз ишеген яңадан ачты. Тантанада чыгыш ясап, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый якташларны саклап калынган мирасны барларга һәм кадерләргә чакырды. Мәчетне ачуда Арча районы хакиме, республиканың дин эшләре буенча җаваплы кешесе, мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты. Бу бина - тарихи һәйкәл дә бит әле. 
           Госман Әл-Кышкари оныгының улы (туруны) Мортаза бине Мостафа 1865 елда мәчет бинасын зурайта, таш манара куйдырта. Тик ул манара 1930 елларда җимерелә. Гомумән, бу районда бер мәчет тә эшли алмый. Ә бит Кышкар мәдрәсәсе 150 ел дәвамында Россиянең иң абруйлы, иң эре Ислам дини уку йортларының берсе булган. Чөнки монда XVIII гасыр азагыннан бирле XX гасыр башына кадәр Сәгыйть бин Ибраһим аль Барышы (1819 елда үлгән), Фаяз бине ад Дөбъязи (1779-1844), Исмәгыйль бине Муса Әл-Маскарави (Үтәмышев, 1887 елда үлгән), Шаһимәрдан Үтәгән (1857 елда туган) кебек күренекле дин белгечләре һәм педагоглар имам вазыйфасын башкарган. 

          Мәчет авыл уртасында урнашкан, традицион стильдә (ике кат, өч зал, түбәдәге манара) эшләнгән. Ул - Казан артының иң матур архитектура һәйкәлләренең берсе. 1989 елда архитектор Р.В.Билaлов эшләгән реконструкция проекты нигезендә мәчетнең өч яруслы, чатыр тибындагы манарасын яңадан торгызу эшләре башланган. Мәчет фасадларының декоратив эшләнеше "Петербург бароккосы" стилен хәтерләтә. Инде менә яңадан ачылгач, ул тагын да күркәмләнеп китте. Кайчандыр шаулап торган Кышкарда моңа кадәр әйбәт мәчет юк иде. Әлеге бина өлкәдә иң мәһабәт мәчетләреннән берсе булачак, дип ышанып калабыз.
Amil NUR Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.