русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Җомга намазында 11 сентябрь фаҗигасе корбаннары искә алыначак

11.09.2002

          Казанга Мәскәүдәге чит ил хәбәрчеләре берләшмәсе вәкилләре килде. Аларның сорауларына җавап биреп, Татарстан мөселманнары лидеры мөфти Госман хәзрәт Исхакый 11 сентябрь хатирәләрен яктыртты. "Җинаять кылган кеше җәзасын алырга тиеш. Тик җинаятьченең дине юк. Монда Исламның катнашы юк", - диде ул. 
           Англиядән "Скай Ньюз" телевидениесе хәбәрчесе Роберт Меад исә мөфтидән яулыклы хатыннар мәсьәләсе турында сорады. "Мин хатын-кызларның яулык белән паспортка төшүен, әлбәттә, якладым. Дөрес юлда булдылар. Шул ук вакытта ватандаш буларак дәүләт кануннарын да үтәргә туры килә. Әгәр дә үз дини хокуклары өчен көрәшүче ханымнар һәм туташлар яулыксыз фотога төшәргә тиеш булсалар, димәк аларны моңа мәҗбүр итәләр. Әмма аларның намусы чиста, үз хокуклары өчен көрәштеләр, үз сүзләрен әйттеләр. Ә менә кыямәт көнендә яулыгын салучы түгел, ә аны салдыручы җавап бирәчәк", - диде мөфти сыкранып. Госман хәзрәт ситуацияне шулай ук үз гаиләсен мисал китереп тә аңлатып күрсәтте. "Менә минем хатыным алдан ук яулык белән паспортка төшеп өлгергән иде. Ул вакытта тыймыйлар иде әле. Тик менә хәзер аның паспортын кире алмаслармы, дип борчылам", - диде. 
          Мөфти бу җомгада 11 сентябрь терактында һәлак булганнарны искә алып китәчәкләрен, алар рухы өчен дога кылачакларын искәртте. "Бу һәркем өчен, мөселманнар өчен дә зур кайгы", - диде ул. "Һәлак булучылар арасында мөселманнар булуын да онытмагыз". Швейцариянең "Нлйе Цюрихе Цайтунг" газетасыннан Петер Ернст Винклер соравына җавап биреп: "Христиан яисә башка дин тарафдары террор ясаса, без аларның динен гаепләмибез бит. Җинаять ясаучының Ислам динен тотучы милләттән булуыннан гына чыгып, бөтен мөселманнарга күләгә төшерүчеләр бар", - диде Госман хәзрәт Исхакый.
         Журналистлар шулай ук Уфа-Мәскәү мөфтиләре, татар-монголлар тарихы турында сораулар бирделәр. Әңгәмә мавыктыргыч формада чәк-чәкле чәй өстәле артында барды. Анда шулай ук Россия Ислам университеты эшчәнлеге белән дә якыннан таныштылар.

Гамил Гыйбадуллин  Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.