русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мөселман хатын-кызлары Путинга өметен өзмәде

11.09.2002

       Мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина: "РФ Президентына ситуацияне ялгыш аңлатканнар. Ул Россияне үзләренең ватандашы санаган хатын-кызларны яклаячак", - дип белдерә. Билгеле булганча, Владимир Путин, Казанда булганда, паспорттагы фотолар гомуми дәүләт стандартына туры килергә тиеш, дип белдергән иде.
        Ислам.ру хәбәр иткәнчә, әйтик, бүген хатын-кыз паспортка яулыктан фотога төшсен. Ә иртәгә ул яулыгын салыр һәм чит илгә чыгып китәр, ә анда аны кертмәсләр. Шунда проблема барлыкка килә", - дип аңлаткан РФ Президенты. Тик моңарчы чит илгә чыкканда кирәк булган паспортка гына түгел, эчке паспортка да яулыктан фотога төшү мөмкинлеге булган иде. Тик ни өчендер аны соңгы елда тыйдылар. "Безне Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый яклады. Идел буе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов та яклады. Хәтта Тәлгать Таҗетдин дә яклады. Шулай булгач, президент та якларга тиеш. Кызык я күңелле булганга яулыкка төренмәдек, Коръән кушканга күрә генә. Менә безне Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә яклады. Без бит - дәүләтнең демократик кануннарын яклаучы кешеләр. Әйтик, берничә пацифист христиан өчен махсус "Альтернатив хәрби хезмәт турында"гы канун кабул иттеләр. Бөтен җәмәгать гөҗләп торды . Илгә күпме сугышчы һәм хезмәтче үстереп биргән аналар теләге аяк астына салынып таптала алмас. Бу халәт исламофобиянең тамырлары тирән булуын искәртә. Әнә, Америкада хәтта эмигрант хатын-кызларга документларга яулыктан гына түгел, хәтта пәрәнҗәдән дә төшәргә рөхсәт итәләр. Ә без РФ өчен килмешәк мәллә?" - ди.
           Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исә мөселман хатын-кызларының теләгендә сәяси максатны күрми. Ул: "Без демократик җәмгыятьтә яшибез. Мондый хатын-кызлар бөтен Татарстанга 7-10 кеше генә булса да, ярар, хәтта бер-ике генә булсын, аларның хисләре белән килешмәскә ярамый", - ди. ТР Президенты фикеренчә, хатын-кызларның теләге дини хисләр белән аңлатыла. Әгәр дә булган кагыйдәләрне үзгәртеп булмаса, сабырлык һәм иплелек күрсәтергә һәм аларны күндерергә тырышып карарга кирәк. "Бу бит диндар ханымнарның назлынасы килүдән түгел, а аларның иманнары кушканга эшләнелә", - ди Минтимер Шәймиев. Вөҗдан иреге гадәти генә юллар белән сакланмый. Бүген безгә нәрсәдер гадәти булып күренми икән, аны шундук гаепли яисә кире кага алмыйбыз, дип аңлата ул.
           Ә менә татар халкы традициясенә тугры калып, башка милләтләр һәм дини агымнар тарафыннан да хупланган чәч күрсәтмәү хокукы өчен көрәшүче Әлмира Хаҗия Сарьяз-Әдиятуллина да: "Безне рус хатыннары да хуплый. Трамвайда да килеп, проблемагыз чишелмәдеме әле, дип сорыйлар", - ди.

Amil NUR. Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.