русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Апазга хәзер мәчет ачуга комачаулык булмады

07.09.2002

Арча районында урнашкан Апаз авылында патша заманында мәчет ачу өчен рөхсәт алу авыр булган. Бу эшкә 1905 нче елдан соң гына мөмкинлекләр туган. Тик менә мәчет ачканчы аны төзүчеләргә шактый басым ясалган. “Безнең бабай мәчет ачу өчен рөхсәт алып кайтканда үтерелгән”,- дип сөйли иде бу авылда туып үскән мәрхүм Марсель Миңнебаев. Чөнки авылның бер урамында мәҗбүрләп чукындырылган татарлар яшәгән. Шуңа күрә авылда ислам динен саклау кыен эш булган. Шулай да мәчет салынган, тик аны совет чорында юк иткәннәр.

Ә менә яңа һәм матур кирпеч мәчетне кичәге җомга көнендә тантаналы рәвештә ачтылар. Күрше Марий-Эл Республикасыннан һәм Балтач районыннан да шактый кунаклар килде. Алар каршында чыгыш ясап Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый халыкны Аллаһ йорты ачылу белән котлады һәм бәхет-сәгадәт теләде. Шулай ук бәйрәмдә Казанның Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнашты. Апаз авылында һәм күрше Хәсәншәехта, гадәттә, көз көне “гошер” сәдакасын бәрәңге белән җыеп мәдрәсә шәкертләренә ярдәм итәләр.

Апаз авылыннан күп эшмәкәрләр һәм дәүләт эшлекләре чыккан. Шулар арасында үзенең дәрманлы эшләре белән билгеле Нурлат районы хакимияте башлыгы Фатыйх Сибгатуллин да бар. Аның үз туган авылында мәчет салу, әтисе Сәүбан рухын шатландыру өчен куйган хезмәте зур булан. Аңа мөфти Госман хәзрәт Исхакый халык каршында зур рәхмәтен белдерде.

Amil NUR.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.