русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Казанлыларны иорданиялеләр укыта

07.09.2002

         Казандагы Россия Ислам университетында Зәрки Иордания университеты мөгаллимнәре лекцияләр укый башлады. Ай дәвамында филология фәннәре докторы Җәмил Мөхәммәд бани Гато һәм шәригать фәннәре докторы Мөхәммәд Габдулла Гувайза студентлар өчен гарәп теле, хәдисләр, гыйльми биләгә (риторика), кебек дәресләр үткәрәчәк. 
          Мондый дәрәҗәле белгечләрнең башкалабызга белем бирергә килүе Иордания белән Татарстан мөселман уку йортлары арасында мәдәни-академик багланышлар урнаштыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
 Татарстан Диния Нәзарәте рәисе, Россия Ислам институты ректоры Госман хәзрәт Исхакый:
 - Без таләпләре, юнәлешләре буенча якын булган уку йортлары белән элемтәләр урнаштырырга тырышабыз. Иордания университетында без - мөгаллимнәр дә, студентлар да - ике ел гарәп теле буенча стажировка үттек. Анда, чыннан да, мөселман белән христиан динендә булган кешеләр бергә укый. Дәүләт университеты булмаса да, анда дини һәм дөньяви факультетлар бар. Узган ел шушы уку йортыннан ике доктор дәресләр биреп китте инде безнең студентларга. Бездә дини фәннәр буенча югары дәрәҗәле мөгаллимнәргә кытлык.
         Махсус программадан тыш, Иордания белгечләре атнасына дүрт тапкыр гарәп телен укытучылар һәм гарәп филологиясе белән кызыксынучы барлык кеше өчен гарәп теле һәм Ислам фәннәрен укыту методикасы буенча өстәмә дәресләр оештырырга ниятли.

Amil NUR.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.