русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

14.09.2004

Гыйлемле булсак адашмабыз

Россия Ислам Университетының нәшрият бүлеге мөдире, ислам нигезләре буенча күп китаплар әзерләп чыгарган шәригать белгече Нурислам Ибраһим хәзер Университетның Чаллы филиалын җитәкли. Әмма ул шуңа карамастан нәшрият эшләреннән дә аерылмый. Шушы көннәрдә генә "Ислам нуры" нәшрияты Нурислам хәзрәт әзерләгән "Ислам кагыйдәсе - 200 сорауга җаваплар" хезмәтен бастырып чыгарды. Китап бик матур итеп эшләнгән, тышлыгы төсле басылган. Иң мөһиме - ул сорау вә җавап рәвешендә бирелә. Китапны әлегә бары тик Чаллының "Ислам нуры" кибетеннән (ГЭС, Үзәк ур. 72, тел. 42-51-83) алырга була. Күпләп алган очракта аның бәясе төшерелә.

Ошбу хезмәт һәм узе тарафыннан әзерләнүче башка китаплар хакында Нурислам хәзрәт болай ди: "Ислам кагыйдәсе"нең авторы Хафиз бине Әхмәт Хәкими. Без аны фәкать тәрҗемә кылдык. Китапның төп максаты - кешене иман белән сугару, аны һәртөрле ширектән арындыру. Монда фикх мәсьәләләре юк, ул җәннәт, җеһәннәм, сират күпере, күрәзәчелеккә, багучылыкка һәм башка шундый нәрсәләргә кагылышлы сорауларга җаваплар бирә.

Китапның сорау вә җавап рәвешендә язылуын бик тә уңышлы дип табам. Бу ысулны Аллаһы Тәгалә Үзе һәм аның пәйгамбәре куллана. Корьән Кәримдә күп аятьләр: "Синнән сорыйлар", дип килә. Аллаһы Тәгалә шулай дип әйтә дә, җавап бирә. Пәйгамбәребез с.г.в. сәхәбәләренең күңелләрендә, зиһеннәрендә нык калырга тиешле булган хәбәрләрне сорау белән башлаган. Ул аларга: "Мин сезгә шул турыда хәбәр бирмимме?", "Менә сез шул нәрсәнең нәрсә икәнен беләсезме?" дия торган булган. Сәхәбәләр башта уйлап үзләренең уйлауларын әйткәннәр яки: "Аллаһ һәм Аның пәйгамбәре яхшырак белә", - дип пәйгамбәрдән җавап көткәннәр.

Бу ысулны кулланып без сорауларга җавап табарга өйрәнәбез һәм истә дә кала. Аннары бит әле сорауны бирә белергә дә кирәк. Бу да бит гыйлемлеккә бер ишарә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.