русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Кызыл Утарда мәчет ачылды

22.08.2002

          Әтнә районы Кызыл Утар авылында мәчет ачылды. Кайчандыр дини саналган Әтнә ягында мәчет бүгенге көндә экзотика кебек. Районда күп авыллар гыйбадәтханәсез кала бирә бит.Чөнки большевистик террор чорында авыллардагы имамнар гына түгел, дини гаиләләр дә сөрелгән яисә читкә куылган булган. Ә мәчетне әтнәлеләр Казанга килеп кенә күрә алганнар. Күпләрне ачлык, налоглар белән дә җәфалаганнар. Шактый халык, күршедәге "мари урманнары"на качып, ризык тапкан. Әмма бүген ситуация үзгәргән: матди яктан күрше республикадан яхшырак яшиләр. Тик рухи яктан да өстен буласы килә Казан артының. Менә атеистик заманның чире дә тынгы бирми: эчкечелек. Татар авылларында егылып эчәләр. Бу турыда мәчет ачылыш тантанасында үтемле итеп муллалар сөйләде. Казаннан мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Илдус хәзрәт Фәез дә килгән иде.
          Тирә-яктан җыелган, иманга сусаган якташлар бу мәчетне салуда башлап йөргән Рәшит әфәнде һәм Хәтимә ханымга рәхмәтләрен белдерде. Алар ярдәме белән Кызыл Утарның яшел чирәмле урамнарына йомшак рәшә кебек моңлы азан тавышы җәелде. Узган гасырда югалган азан моңы авылга кире кайтты.

Amil NUR.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.