русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

31.07.2004

"Мәрҗәни"гә яңа ай куелды

Төзәтелеп салынучы "Мәрҗани" мәчетенең манарасына бүген яңа ярымай куелды. Аны куйганда Диния нәзарәте, Казан мөхтәсибәте һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. Манара төзәткәннән соң тагын да биегрәк кебек күренә. Мәчет исә Казанда совете чорында бердәнбер эшләп торган мөселман гыйбадәт йорты иде. Ул бүген дә рәсми рәвештә башкалада иң төп мәчет санала.

19,26 Kb

Мәчетнең башка атамалары бар: «Беренче җәмигъ», «Юныс» мәчете. 1552 елдан соң төзелгән тәүге таш мәчетләренең берсе. Әби патшаның шәхси рөхсәте белән 1766-1770 елларда мәхәллә кешеләре акчасына салына. Проект авторы архитектор В.И.Кафтырев булырга мөмкин. 1850-1889 елларда ошбу мәчеттә имам-хатыйб булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) эшли.

15,06 Kb

Мәрҗани мәчете — ХVШ-ХIХ гасырлар татар-мөселман архитектурасының иң гүзәл истәлекләреннән берсе. Мәрҗани мәчетен салу белән 200 елдан артык «пыскып» яткан татар-мөселман традицион монументаль архитектурасы яңадан торгызыла, аякка баса башлый. Мәчетнең тышкы һәм эчке эшләнешенә яңа аһәңнәр — барокко мотивлары кертелә. Ул замана өчен алдынгы архитектура стильләрен, формаларын файдалану нәтиҗәсендә Мәрҗани мәчете Казан вә гомумрусия архитектурасында күренекле, үзенчәлекле урын ала.
 Бүгенге көндә мәчет һәм аның янындагы дини биналарны төзекләндерү дәвам итә. Алар арасында дини хастаханә, Мәрҗани музее да булыр дип көтелә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.