русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

05.02.2004

Пансионатта мөселман балалары тәрбияләнә.

Түбән Новгородның Автозавод районында мөселман балаларын тәрбияләү максатыннан "Волга" дигән пансионат ачылды. Биредә балалар яши-яши ислам дине нигезләрен үзләштерә. Түбән Новогород мөселманнары Диния нәзарәтендә хәбәр итүләренчә, иртәнге якта балалар дәүләт мәктәпләрендә белем алалар, ә аннан соң "Волга"га кайтып дәрес әзерлиләр, ашыйлар һәм ислам тәгълиматларын үзләштерәләр.

"Волга"да бүгенге көндә 6 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар тәрбияләнә. Әлеге пансионатны ачу инициативасы белән Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте, "Газ" акционерлык җәмгыяте һәм өлкәнең Закон чыгару Җыелышы депутаты А. Березин чыккан.

Ландыш Харрасова
Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.