русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

01.02.2004

Казанда Корбан бәйрәме: халык мәчеткә сыймады...

Казанда 39 мәчеттә һәм Татарстанда бер меңнән артык мәчеттә Корбан гаете бәйрәмен билгеләп уздылар. Мөфти Госман хәзрәт Исхакый бәйрәм намазын башкаланың "Болгар" мәчетендә укытты. Гаетне "Татарстан - Яңа гасыр" телеширкәте турыдан-туры эфирга чыгарды.

Халык мәчеткә сыймады

"Болгар" мәчете иртәнге алтыда ук халык белән тула башлаган иде инде. Мәчет хезмәткәрләре һәм мәхәлләнең активистлары арасында кайтмыйча биредә төн кунучылар да бар иде. Җиденче яртыда Госман хәзрәт иртәнге намазда җыелган халык белән дога кылуларны башлап җибәрде. Иртәнге намаздан соң Корьән укулар дәвам итте. Шуннан соң мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын башкаручы Илдус хәзрәт Фәез халыкка гает намазы тәртибе турында бераз аңлатып узды. Ул арада кешеләр мәчетнең ишек алдына тула башлады. Асылда ирләр. Шулай да кайбер хатын-кызлар да бар иде. Ирләр рәт-рәт булып намазга тезелде. Урамда кешеләрне махсус имам өйрәтеп торды.

Теләнчеләр бизнесы гөрләде

Әмма тышкы якта дога кылучыларга бик күп санда хәер соранучылар кыенлык тудырды. Болар Урта Азиядән килгән лүлә чегәннәре һәм аларның балалары гына түгел, ә Казан кешеләре дә иде. Урамда катып, бронхит һәм полиартрит, полинефрит өянәкләрен аздырып булса да иртәдән бирле дежурлыкка Казанның әрсез карчыклары да баскан иде. Аларга көндәш булып татарча вата-җимерә "байрам билян" дип соранучы зәңгәр күзле бала-чага җыелган иде. Ни өчен әрсезләр дим, чөнки хәер сорашу ачтан үлмәс өчен генә рөхсәт ителә. Ягъни кешеләрнең ашарга бер телем икмәк алырлык милекләре булмаса. Ә мәчет каршына тезелгән карчыклар хәерче генә түгел, шактый байлар да. Бердән, аларның балалары бардыр дип уйлыйм. Балалар булмаса, туганнар һәм күршеләр бар. Әле берәүнең дә Казанда өен сатып ипи ашаганын белмим. Беркемгә дә ачтан үләргә мөминлек бирмиләр. Икенчедән алар пенсия ала, өченчедән алар аякта торалар, үзләре дә эшли ала. Я идән юып, я базарда көнбагыш сатып, шешә җыеп, җәен бакчада кыяр үстереп. Эшнең гаебе юк, кемнәр-кемнәр, әмма бу карчыклар алай ук ялкау кешеләргә ошамый. Кайберсенең йөзе таныш та әле, кибет төпләрендә, кечкенә базарларда яхшы сәүдә итә алар. Ә бүгенге эшләре бизнесларына өстәмә генә. Аларның өйләре - фатирлары да бар икәнен искә төшерсәк, аны да тәмле итеп ашара өчен арендага биреп торып була. Ач тору түгел, балда-майда йөзәр мөмкинлекләре дә бар. Аларга сәдака сузучы яшьләрнең күбесеннән бу карчыклар әлбәттә баерак инде. Бердән пенсия алып яталар, яшьләргә аны эшләмичә бирмиләр бит. Икенчедән әйтик, яшь журналистлар я укытучылар гадәттә кайдадыр фатирсыз яши, ә болар гадәттә үз өйләренә ия милекчеләр. Кабатлыйм, күчемсез милек хуҗалары. Тик әрсез карчыклар мәчет төбендәге дилетант мөселманнардан теләнүне бизнес итеп алганнар. Ихтимал шул акчалардан алкаш балаларына, наркоман оныкларына да ашатырга өлгерә торганардыр әле. Үзләре дә аш астына йөз грамм җиффәрергә каршы түгелдер бәлки, милләтнең черүе яшьләрдән түгел, өлкәннәрдән башланды бит. Аларның бизнесына аяк чалып чегән балалары басып дога кылучы һәм вәгаз тыңлаучыларның җиңнәреннән ук тарта-тарта акча каердылар. Ни өчен бу турыда язам, чөнки хәергә лаек булмаган теләнчеләр кешеләрне бәйрәмгә килгәндә дә каршы ала, киткәндә дә озатып кала иде. Профессиональ хәерчеләр гает бәйрәмнәренең иң зур атрибутына әверелгән кебек.

Ә менә бәйрәмнең төп мәгънәләренең берсе мохтаҗларга ярдәм итүгә килгәндә, ул Корбанда һичшиксез үтәлә. Шуның өчен корбан ите бар. Сәдакаларны да чынлап та ярдәмгә мохтаҗ һәм изге күңелле кешегә бирүне мин хәерлерәк дип саныйм. Cорарга оялучылар да бар бит әле. Аларга да ярдәм кирәк. Ун сум акчаң булса, аны шуларның өенә китерү хәерлерәк булыр иде. Фәкыйрләр күп, әмма гоурлыкны сытып, татар гореф-гадәтенә төкереп теләнү, хәер өстәү ипи акчасы юклыктан түгел, ә эшмәкәрлек. Без сукырларча теләнчеләргә генә биреп, шул әхлаксыз һәм канунсыз, салымсыз бизнесны яклыйбыз. Ә күрше-тирәдәге чын мохтаҗлар ярдәмсез калмыймы?

Рухи тормышны баетып

Ә бу арада тавыш көчәйткечләр аша Мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның вәгаз сөйләве ишетелде. Ул кардәшләрен бәйрәм белән котлап, ТР Президенты Минтимер Шәймиевның да котлавын җиткезде. "Бүген Татарстан мөселманнары җәмгыятебезнең рухи тормышын баетуда актив катнаша. Төрле диннәр һәм халыклар арасында таулык һәм иминлек саклауда күп гасырлардан килгән күркәм мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр", - диелгән анда.

Илгә иминлек теләп

Җыелучыларга мөфти Корбан бәйрәменең тарихын сөйләп узды. "Җәнәбел Хак ике Пәйгамбәрне бөек сынау белән сынаган. Ибраһим галәйһиссәләмнән Ул улы Исмәгыйль галәйһиссәләмне корбан китерүне сораган. Моны икесе дә тыныч кабул иткән. Тик Ходай аларны бу эштән азат иткән, корбан итәр өчен бер сарык җибәргән. Шуның белән Ул тәкьвәлекләрен сынады һәм кешеләргә җанварны корбан итәргә тәкъдим иите. Кеше каны акмасын. Шуңа күрә без мөселманнар сугышлардан тыелырга чакырабыз. Раббыбыз ил-көннәргә иминлек бирсен, газапларның зурысы булган бала хәсрәтләреннән үзе сакласын. Аллаһы иминлеге белән тынычлыгын бирсен. Шул иминлекнең кадерен белеп бер-беребезгә күркәм мөгаләмәдә булырга язсын," - дип теләде.

Күңел кушканча

Вәгазьдән соң кешеләр махсус бәйрәм намазына тезелде. Ул ике рикәгатьтән тора иде. Урамдагылар аны баскан килеш укыды. Гает намазы тугызынчы яртыда башланды. Намазадан соң мөфти хөтбә укыды. Шул арада кешеләр күмәкләшеп тәкъбир әйттеләр. Урамга тәкъбир тавышын эчтәге микрофоннар аша ишеттерделәр. Намазын кабаттан Корьән сүрәсен укып һәм изге теләкләр теләп тәмамладылар. Урамдагы халык икегә бүленде. Бер өлеше урамдагы тартмаларга сәдака салып өенә ашыкты, икенчеләре мәчет эченә кереп бирүне кулайрак күрде. Һәркем хәленнән килгәнчә, күңеле кушкан формада мәрхәмәтлелек күрсәтергә тели иде. Шуңа күрә мәчет ишегендә халык ташкыныннан "бөке" барлыкка килде. Эчтәгеләр намаз укып чыга, тыштагылар хәер бирергә, җылы сүз ишетергә керә иде.

Хәл белешеп, кунак йөрешеп

Ул арада мәчет каршында сарык сатучыларның да эше кызуланы. Бәрәннәрнең бәясе ике мең һәм өч мең сумнар аралыгында иде.

Мәчет ишек төбендә Корбан ашына мулла чакырып килүчеләр чираты тезелде. Мәчет картлары аларга бәйрәмнең әле өч көн дәвам итүен, ә корбан ашларының исә башка вакытта да ясап булганын аңлатты. Бу өч көн дәвамында исә терлек корбан өчен чалыначак. Бер кеше бер сарык, иясә җиде кеше бер сыер малы хисабыннан чалып итен өчкә бүлә. Бер өлеш үзенә, гаиләсенә, икенче өлеш туганнары һәм дусларына, өченче өлеш мохтаҗларга биреләчәк.

Үзара сөйләшкәндә күп гаиләләрнең авылга ашыгуы билгеле булды. Алар үз туган нигезләрендә, якыннары торган авылларда корбан чалуны кулайрак күрә. Шулай ук бәйрәм үзе дә туганнарны, әти-әнине, якыннарга хәл белергә баруны, изге хисләрне яңартуны сорый бит.

Amil NUR

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.