русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

30.01.2004

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Корбан бәйрәме белән котлый.

Хөрмәтле Госман хәзрәт. Сезне һәм Татарстанның барлык мөэмин-мөселманнарын ихлас күңелдән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.

Мөселманнар өчен бердәмлек һәм рухи үсеш чыганагына әверелгән бу олы бәйрәм кешелек дөньясының мәңгелек асыл кыйммәтләрен гәүдәләндереп безне игелекле һәм мәрхәмәтле булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә, якыннарыбыз хакында кайгыртырга, гаиләләребезне һәм газиз ватаныбызны күз карасыдай сакларга өнди. Бүген Татарстан мөселманнары җәмгыятебезнең рухи тормышын баетуда актив катнашалар. Төрле диннәр һәм халыклар арасында татулык һәм иминлек саклауда, күп гасырлардан килгән күркәм мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр, яшь буынны ватандарлык рухында тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм әхлагыбызны камилләштерү кебек гаять мөһим бурычларны гамәлгә ашыруда ярдәм итеп, республикабызның мөэмин-мөселманнары киләчәктә дә җәмгыять тормышында хәлиткеч роль уйнарлар дип ышанып Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, иминлек һәм барлык күркәм эш-гамәлләрегездә зурдан-зур уңышлар телим. Корбан бәйрәме көннәрендәге изге уй-хисләр һәм матур ниятләр гомерлек юлдашларыбыз булсын.

Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шәймиев

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.