русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

21.01.2004

150 кеше Хаҗга китә.

Бүген төнлә Казан халыкара аэропортыннан "Үзбәкстан һава юллары" очкычы белән 150 кеше Хаҗга китә. Алар Ташкент аша Җиддәгә - Согудь Гарәбстанына очачак. Сәяхәтчеләрне бер табиб, өч җитәкче озатып йөриячәк. Озатучылар татарча, русча һәм гарәп телен камил белә.

Моңарчы бер автобус Хаҗга киткән иде инде. Башта автобус белән китәргә теләүчеләр күп булса да, соңга таба аларның шактые очкычларга язылды дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте каршындагы "Идел-хаҗ" проекты хезмәткәрләре. Чөнки автобус белән барган очракта шактый гына илләр аша чик узарга кирәк. Шул исәптән быел хаҗиләр Гыйракны читләтеп узганнар. Ә очкыч исә турыдан-туры оча.

Шулай ук Согудь Гарәбстаны хаҗга йөк машинасы белән килүне тыйган. Һәм таможня контроле дә катлауланган.

Быел татарстанлы хаҗиләр бертөсле кием белән бара. "Униформа"ны "Резеда" исемле ателье һәм 42-нче лицей теккән. Аның комачы Пермь өлкәсеннән кайтарылган, мамык-җитеннән тукылган. "Анда эссе, ә кичен шактый салкын. Шуның өчен табигый тукыма куланылды", - дип сөйли хаҗга җибәрүчеләр.

Гамил Гыйбадуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.