русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

27.01.2004

Түбән Камада мөселманча щитлар.

Түбән Кама шәһәрендә өч реклама щитына "Корбан бәйрәме мөбәрак булсын!" дип язып эленде.

Шулай ук төбәкнең дини лидеры Рамил хәзрәт Юныс сүзләренә караганда 1 февраль көнне шәһәр мәчетенә 3000 кеше намаз укырга килер дип көтелә. Алар арасындагы 300 мохтаҗ өчен корбан ашы әзерләнәчәк. Аны "Аш-су" фирмасы ясый. Кунакларга хуш исле ит белән бергә чәк-чәк кебек милли ризыклар бирелер дип көтелә.

Тик менә Казанда яисә башка шәһәрләрдә нишләп мондый эшләр эшләнмидер, билгесез. Казан Түбән Камадан фәкыйррәк шәһәр түгел бит. Күпләр Корбан бәйрәме вакытында бер кисәк ит кабарга зар-интизар булып йөри. Элек ичмасам алар өчен "Кол Шәриф" фонды аш ясый иде. Ул да туктады.

Шамил Бинарк
Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.