русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мәдрәсәләр тәҗрибә уртаклаша

22.08.2002

        Казанда Татарстан Диния Нәзарәтендә урта һәм югары мөселман уку йортлары мөгаллимнәре җыелышып киңәшләште. Алар алдында чыгыш ясап, мөфти Госман хәзрәт Исхакый "Фикъх" (Шәригать кануннары) һәм "Гакыйдә" (Инану нигезләре) исемле фәннәрне укытуда гасырлар буе расланган һәм акланган уртак методикаларга таянырга кирәклеген искәртте. "Безнең бабайлар 1114 ел элек үк, Ислам динен кабул итеп, хикмәт һәм сабырлык белән Ислам мәдәниятен пропагандаларга өйрәнгәннәр", - дип саный ул. 
        Бүгенге көндә Татарстанда, башка регионнар белән чагыштырганда, шактый алга киткән дини белем бирү системасы җайга салынган. Беренче баскыч булып дини курслар, мәчет-мәдрәсәләр каршындагы башлангыч белем бирү дәресләре тора. Аннары урта белем бирү системасы карала. Бу инде профессионал дини белем бирү санала. Андый гыйлемне Норлат, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Буа шәһәрләрендәге мәдрәсәләр бирә. Югарысын исә Казандагы Мөхәммәдия һәм Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәләр бирә ала. Һәм дини белем бирү системасы пирамидасын Казанда урнашкан Россия Ислам университеты тәмамлый. Бирегә башка урта һәм югары мәдрәсәләрдән шәкертләр кабул ителә. Шулай ук мәдрәсә үзенең шәхси әзерлек курсларын да ачты һәм уңышлы гына эшләтеп җибәрде.
        Казанга җыелган укытучылар Ислам диненең сөнни юнәлешендәге хәнәфи мәзһәбе буенча дин аңлату тәҗрибәсен уртаклаштылар. Әлбәттә, моңарчы да алар шул юнәлештә эшләгәннәр. Хәзер исә фикер уртаклашыр сәбәпләре дә табылган: Казанга хас булган Ислам мәктәбе традицияләрен берәмтекләп торгызырга туры килә бит. Чөнки Совет чорында дини белем рөхсәт ителмәгән булган.

Amil Nur.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.