русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Корбан бәйрәменә әзерләнәләр.

19.01.2004

Татарстан Мөселманнарының Диния Нәзарәте каршында эшләүче Галимнәр шурасы утырышы Корбан бәйрәмен оештыру мәсьәләләрен карады. Аның эшендә Баш казый Габделхак хәзрәт Саматов катнашып бәйрәм ясау буенча үз киңәшләрен бирде. Шулай ук утырышта Шура рәисе Рамил хәзрәт Юныс та бар иде. Россия ислам университеты укытучылары белән бергәләп бәйрәм намазын уку өчен вакытлар билгеләнде. Алар турында соңрак төгәлрәк хәбәр ителчәк.

Билгеле булганча, 1 февраль көнне бәйрәм узачак. Бу көнне бәйрәм намазы белән бергә арадан китүчеләр рухына дога кылырга тәкъдим ителә. Мохтаҗларга ярдәм ясалырга тиеш.

Бәйрәмнең зур өлешен Корбан ашлары ясау алып торачак. Бу бәйрәм вакытында мөселманнар пар тояклы җанварны чалып аның итен үз гаиләсенә, туганнарына, танышларына һәм фәкыйрләргә таратачак.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.