русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мөфти Чүпрәле районында булды.

19.01.2004

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Чүпрәле районында 28 имамга шәһадәтнамә тапшырды. Бу тантанада районның хакимият башлыгы Җәүдәт Гафуров та катнашты. Шулай ук җирле имам-мөхтәсиб Равил хәзрәт Сәетморатов, Көнбатыш төбәге казые Линур хәзрәт Сабирҗанов та бу очрашуда бар иде. Чара район үзәгендә мәчеттә намаз укып тәмамланды. Мөселманнар ил-көннәр иминлеге өчен дога кылды. Бүгенге көндә республикада якынча 800 имам рәсми таныклык алган инде. Тагын 300 муллага таныклык биреләчәк.

Шулай ук Госман хәзрәт Исхакый Иске Чыкалы авылында мәдрәсә ачылышында да катнашты. Бу башлангыч дини уку йортын салуда авылдашлары Рафик Айзатуллов ярдәм иткән.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.