русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Сөембикә һәм Кол Шәриф янына кунакка.

16.01.2004

Бүген Казанның "Здравушка" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен социаль-реабилитация Үзәге хезмәткәрләре үзендә тәрбияләнүче һәм дәваланучы балалар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештыра.

"Казанда кыш" дип исемләнгән программа церебраль паралич белән авыручы балалар өчен әзерләнгән. Автобусларда 5-7 яшьлек 16 бала һәм аларның әти-әниләре башкалабызның тарихи урыннарга сәяхәт кыла.

Нәниләр башкалабызның архитектур һәм тарихи һәйкәлләре саналган Казан дәүләт университеты, Кремль, Милли музей, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, цирк, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Сынлы сәнгать музее белән таныша. Экскурсияне Үзәк педагоглары алып бара.

Ләйсән Әсәдуллина
Intertat.ru


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.